Найти тему

Суворов медале белән бүләкләнде


"Змей" позывнойлы МХОда катнашучы якташыбыз хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыгы өчен бу югары наградага лаек булган."Балтач районы Иштирәк авылыннан "Змей" позывнойлы махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз, хәрби хезмәтләре, хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыгы өчен һәм тәвәккәллеге өчен Суворов медале белән бүләкләнә. Медальне взвод командиры, «Танып»позывнойлы якташыбыз тапшырды. Безнең батыр кардәшләребез Шәйморатов батальонында лаеклы хезмәт итәләр, аларга һәм барлык якташларыбызга уңышлар телибез! Без якташларыбыз белән горурланабыз! Җиңүне телибез! Барыгызны да өйдә көтәбез!" —дигән постны социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев урнаштырган.Контракт буенча хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр буенча 83477821676 телефоны буенча яисә Ленин урамы, 103 адресы буенча Югары Тәтешле авылына, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итегез( 83475321334 ), Адресы: Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47.
Суворов медале белән бүләкләнде  "Змей" позывнойлы МХОда катнашучы якташыбыз хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән батырлыгы өчен бу югары наградага лаек булган.
Около минуты