107 подписчиков
Алдагы көннәрдә Башкортстанда яшәүчеләрне нинди ава торышы көтә?
Республика синоптиклары хәбәр итүенчә...
Бүген, сишәмбе, 9 июльдә, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшен көтелә. Көндез аерым районнарда яңгырлар, локаль рәвештә боз яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка күчеп уртача тизлектә исәчәк, яшен вакытында җилнең көчәюе ихтимал. Һава температурасы төнлә +14,+19 градус, көндез +24,+ 29. Чәршәмбе, 10 июль көнне, көндез аерым районнарда, төнлә республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшен, аерым районнарында койма яңгырлар көтелә. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк, яшен вакытында көчәячәк. Һава температурасы төнлә +14, +19, көндез +24, +29 градус.
Около минуты
9 июля 2024