Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяБалтачлылар "Русия суы " акциясендәБалтачлылар "Экология" милли проекты кысаларында "Русия суы " акциясендә катнаштылар. Акциянең максаты-елга һәм күл ярларын чүп-чардан чистарту гына түгел, ә халыкның игътибарын табигатькә һәм аның ресурсларына сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлегенә җәлеп итү. Мондый өмәләр даими үткәрәбез, чөнки бу үз авылыңа һәм районыңа мөнәсәбәтне белдерү, бу һәр кешенең тагын да яхшырак һәм чистарак булсын өчен керткән өлеше. Күп нәрсә балачактан ук әйләнә-тирә мохиткә карата тәрбияләүгә бәйле. Әгәр дә барысы да фантиклар, су шешәләре һәм башка чүп-чарны урналарга, чүп контейнерларына ташласалар, табигать кочагында ял иткәннән соң чүп-чарны үзләре белән алып, ял итү урынын чиста калдырсалар, бәлки безнең өмәләр дә шулкадәр еш булмас иде. Үз үрнәкләре белән һәр кеше сулыкларның чисталыгын һәм җирдә яшәү мөмкин булмаган суны саклауга үз өлешен кертә ала икәнен күрсәттеләр..."—дип социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев язган.Около минуты8 июля 2024