Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписатьсяБала тәрәзәдән егылып төшкәнБашкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, бу көннәрдә 6 бала тәрәзәдән егылып төшкән. Баланың тәрәзәдән егылуы белән бәйле бәхетсезлек очрагын булдырмас өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк: тәрәзәләр янына урындыклар, диваннар, өстәлләр куярга ярамый, алар ярдәмендә бала тәрәзә төбенә менәргә мөмкин; балаларга тәрәзә төбендә уйнарга, берүзе балконга яки лоджиягә чыгарга рөхсәт итмәгез; бүлмәләрне җилләткәндә балаларны күзәтүсез калдырмагыз, балаларга тәрәзәне үзләре ачарга мөмкинлек бирми торган йозак җайланмаларын кулланыгыз; чебен челтәренә өметләнмәгез: ул баланың авырлыгын күтәрә алмый; кечкенә балаларны бер минут та игътибарсыз калдырмагыз. Тулырак-сайтта.Около минуты4 июля 2024