106 подписчиков
Алдагы көннәрдә Башкортстанда нинди һава торышы көтелә?
Синоптикларның фаразлары белән танышыйк.
Якын көннәрдә Башкортстанда яшенле һәм локаль боз белән яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә республика синоптиклары. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 11 июльдә көндез кыска вакытлы яңгырлар, яшеннәр узачак. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән көчәячәк. Көндез һава температурасы +23, +28 градус.
12 июльдә Башкортстанда яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, яшен, көндез локаль боз явуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән көчәячәк. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, көндез +18, +23 градус.
Около минуты
11 июля 2024