107 подписчиков
Башкортстанда күңел ачу комплексында янгын чыккан
Бүген, 11 июль иртәсендә Бөре шәһәрендәге «Аврора» күңел ачу комплексында янгын чыккан.
Тулырак мәгълүматны Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләгәннәр. Янгын корпусның икенче катында туендыру блогының сәнәгать суыткычында баш калкыткан. Янгынны гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп җиткәнче сүндергәннәр. Зыян күрүчеләр юк. Сәбәбен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе билгели.
Около минуты
11 июля 2024