Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяБалачакта киләчәккә нигез салынаГаилә елында китап укучы актив парлар үзләрен чарада сынады. Иң актив һәм иҗади укучы гаиләләрне ачыклау һәм дәртләндереп тору максатыннан үзәк китапханә тарафыннан Гаилә елына, шулай ук Мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Кадрда укучы гаилә» фотоконкурсы игълан ителде. Китапханә адресына күп якты һәм оригиналь фотолар килде. Аларда якты , шатлыклы мизгелләр сурәтләнә, анда җылылык һәм аңлашу чагыла, анда барысы да мәхәббәт һәм бәхет белән бәйле. Конкурска йомгак ясалды һәм катнашучыларны бүләкләделәр. Кунакларны бәйрәм белән район мәдәният сарае директорының китапханә эше буенча урынбасары Ә. Г. Муллагалиева котлады. Көндәшле авыл мәдәният йортыннан Фаләхивлар гаиләсе катнаша. Укучылар, конкурста катнашучылар әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. «Гаилә-тормыш нигезе» шигъри күргәзмәсе, гаилә турында шигырьләр һәм җырлар, “Без — гаилә» фотозонасы бәйрәм кәефе тудырды. Чара ахырында балалар әти-әниләренә бүләк иткән ромашкалар ясау буенча осталык дәресе үткәрделәр.Около минуты11 июля 2024