106 подписчиков
Нөркә авылыннан өлгергән егет армия хезмәтенә юлланды
Авылдашлары Ватан сагына басачак Ильнурны хәерле юл теләп озатып калды.
Бу хакта мессенджерлардагы авылдашлар чатында Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин хәбәр итте.
-Хәерле иртәләр!
Бүген армия сафларына Зәнифә белән Назир Исламовларның өченче уллары
Ильнурны армия хезмәтенә озаттык. Исән – сау гына хезмәт итеп кайтсын егетебез!— дип язды Ильяс Мазһар улы.
Нөркәлеләр изге теләкләргә кушылып иң ихлас теләкләрен җиткерде.
Около минуты
27 июня 2024