106 подписчиков
Башкортстанда 800гә якын хокуксыз машина йөртүче яшүсмер тоткарланган
Башкортстанда 16 яшькә кадәрге автотранспорт йөртүче балалар катнашлыгында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда өч бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.
Бүгенге көндә республика юлларында хокуклары булмаган, әмма автомобильләр йөрткән 800гә якын яшүсмер тоткарланган. Әлеге статистикаларны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында эчке эшләр министрлыгының БР буенча ГАИ идарәсе махсус йөкләмәләр буенча өлкән инспекторы Линар Зиннуров хәбәр итте, дип яза Башинформ. "2023 ел йомгаклары буенча балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен анализлау шуны күрсәтә: юл-транспорт һәлакәтләре саны 13,5% ка (520) һәм аларда яраланган балигъ булмаганнар саны 14,7% ка (571 бала) арткан очракта, һәлак булган балалар саны 14,3% ка кимегән (12 кеше һәлак булган).
Около минуты
24 июня 2024