106 подписчиков
Сарымсак угыннан тәмле май ясыйбыз
Бакчаларда сарымсак угы өлгерә. Аңардан кышкылыкка тәмле ризык әзерләп калыйк.
Блогер Дания Дәүләтҗанова сарымсак укларын ташламаска киңәш итә, аннан бик тәмле май ясап була икән.
1 ысул
Кирәк: сарымсак угы, укроп, рәйхан (базилик) һәм атланмай (сливочное масло).
Барысын да чама белән алам. Боларның бөтенесен бергә блендерда вакларга, кирәк дисәгез, бераз тоз өстәргә була. Мондый тәмле май бутербродлар өчен бик яхшы.
2 ысул
Кирәк: сарымсак угы, укроп, рәйхан (базилик), әстерхан чикләвеге, зәйтүн мае.
Барысын да блендерда ваклыйбыз һәм зәйтүн мае салып болгатабыз. Бу хуш исле май белән салатлар һәм шашлык бик тәмле була.
Ясагыз. Кулланыгыз. Сәламәт булыгыз!
Около минуты
19 июня 2024