107 подписчиков
“Алгы сызыкка тагын барыр идем...”
“Мин анда ныграк кирәк”, — ди “Дед” позывнойлы 61 яшьлек балтачлы.
Чакыру буеча хәрби хезмәттә БМП, БТР отделение командиры була ул. Хезмәттән кайткач гаилә кора. Шәһәрдә яши. Эшләп хаклы ялга туктый. СВО игълан ителгәч, гаиләсенә дә әйтеп тормый, кыз туганнарын хәбәрдар итә дә, контарктка кул куеп янә хәрби хезмәткә юллана.
—Самара шәһәрендә хәрби күнегүләр үткәннән соң мотопехота дивизиясе составында алгы сызыкка юлландым, — ди “Дед”.
Күп шәһәрләрне штурмлауда катнаша ул. Ел ярым була СВО зонасында. Контузияләр ала.
—Җиденче контузиядән соң комиссовать иттеләр. Дәвалану курслары үттем. Элекке хәлемә кайттым. Ялым озаккарак сузылды. Тагын барыр идем. Мин анда ныграк кирәк. Егетләребезгә җиңел түгел. Оборона министрлыгына үземнең хәлләрне аңлатып, теләгемне белдереп хат яздым. Җавап хаты килде. Тик... хезмәткә кабат алабыз дип конкрет сүз язмаганнар. Ә минем барасым килә...— ди “Дед”.
Около минуты
18 июня 2024