106 подписчиков
Хөрмәтле, газиз дин кардәшләр!
Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм.
Корбан бәйрәме – хәерле эш-гамәлләр башкарыла, фәкыйрьләргә һәм авыруларга шәфкать-мәрхәмәт күрсәтелә, ата-аналарыбызны олылау, өлкәннәрне хөрмәтләү хисләрен тагын да көчәйтә торган вакыт.
Бу шатлыклы көндә мәчетләрнең һәрберсендә намаз уку аеруча тантаналы төс ала, дин тотучылар Аллаһка киң рәхмәте, мәрхәмәте өчен мактау сүзләрен җиткерә, иман байлыгы, тынычлык һәм иминлек сорап мөрәҗәгать итә.
Бу юмартлык, шәфкатьлелек, пакълек һәм игелек бәйрәмендә Аллаһы Тәгалә сезгә һәм гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм мәрхәмәт салсын! Йортларыгызга иминлек һәм тынычлык иңсен! Чалган корбаннарыгыз кабул булып, аның әҗерен күрергә насыйп итсен!
Корбан гаете мөбәрәк булсын!
Хөрмәтле дин кардәшләрем! 16 июнь көнне иртәнге 8.00 сәгаттә сезне мәчетләребездә гает намазларында көтеп калабыз!
Около минуты
13 июня 2024