106 подписчиков
Балтачта яшәүче хатын-кызга карата җинаять эше каралган
Ул власть вәкиленә карата сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланган.
Балтач районара суды җинаять кылуда гаепләнгән районда яшәүче хатын-кызга карата җинаять эше караган.
Балтач районара суды тарафыннан Русия Федерациясе Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнгән районда яшәүче хатын-кызга карата җинаять эше каралган, (ул үз вазифа бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә власть вәкиленә карата сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч кулланган).
Суд тарафыннан гражданка РФ ҖК 318 маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа 20 000 (егерме мең) сум күләмендә штраф билгеләнә. РФ ҖК 46 маддәсенең 3 өлеше нигезендә 2 (ике) айга штраф түләүне ай саен 10 000 (ун мең) сумнан бүлеп түләү каралган.
Хөкем карары законлы көченә кергән.
Бәлагә тарыма.
Около минуты
10 июня 2024