106 подписчиков
Иске Тимкә авылында янгыннан зыян күргән йортны яшен атканмы?
Бәхетсезлек очрагының сәбәпләре ачыклана.
Узган тәүлекләрдә Балтач районы авылларында яшенле яңгырлар, боз явып халыкка сизелерлек зыян китерде. Яшенле яңгыр яуган төндә мәлдә махсус хезмәтләргә Иске Тимкә авылында хуҗаларына җәйге айларда дача сыйфатында хезмәт иткән йорт янып китүе турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләрнең оператив эш итүе нәтиҗәсендә ялкын телләренең башка каралтыларга таралуына юл куелмый, әмма өй янгыннан зур зыян күрә.
Авыл халкы белдерүенчә, өйне яшен аткан.
—Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана. Җәй — яшеннәр чоры. Аннан саклану чараларын алдын күрегез. Үзегезне, мал-мөлкәтегезне саклагыз! — ди янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Булат Хәсәнов.
Около минуты
31 мая 2024