Найти тему

Тозлыбиннан Калимуллиннар балалары белән хаклы горурлана

Икенче уллары Юрий Ирикович хезмәт иткән гаскәри часть командованиесе ата-анага улларының мактаулы хезмәте турында белдереп Рәхмәт хаты юллаган.
Юрий Эрикович әлеге вакытта Ерак Көнчыгышта, Уссурийск шәһәрендәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.
—Тиздән кайта инде. Июнь азакларына өйдә булыр дип көтәбез. Балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Горурланабыз газизләребез белән, — ди бәхетле ана Лидия Калимуллина.
“Гаскәри часть командованиесе улыгыз, Калимуллина Юрий Ириковичның хәрби бурычын намус белән үтәве, хезмәттәшләренә үрнәк булуы һәм Ватаныбызның ышанычлы сакчысы булуы турында горурланып хәбәр итә. Шундый игелекле ул үстергәнегез өчен сезгә рәхмәт белдерәбез һәм ул һәрвакыт Туган иленең лаеклы гражданины булыр дип ышанабыз. Сезгә иминлек, ныклы саулык, гаилә бәхете телибез!” — дигән юллар бар гаскәри часть командиры вазифаларын вакытлыча башкаручы гвардия майоры Н. Лютый кул куйган рәсми хатта.
Тозлыбиннан Калимуллиннар балалары белән хаклы горурлана Икенче уллары Юрий Ирикович хезмәт иткән гаскәри часть командованиесе ата-анага улларының мактаулы хезмәте турында белдереп Рәхмәт хаты юллаган.
Около минуты