Найти тему

Балтачлылар ни өчен матбугат басмалары белән дус?

Районда яшәп күп санлы матбугат басмаларын даими алдырып укып барган, үзе дә каләм остасы булган Рифат Сафин фикере белән уртаклашты.
Районның ветераннар оешмасы рәисе Рифат Хатип улы ни өчен матбугатны гомерлек юлдашы иткән?
—Газета тормашыма юлдаш. Даими рәвештә газета алдырып, кулга тотып уку бик мөһим дип саныйм. Үзем яшь чактан газеталарны алдырып, укып бардым. Газетадагы басмалар белән таныш булу тормышта дөрес карарлар кабул итеп, төрле мәсьәләләргә уңайрак чишелеш табарга ярдәм итә.
Дуслар, танышлар белән фикер уртаклашырга, киңәшләр бирергә уңай булсын өчен яшьтән, электән кайбер басмаларны тегеп барам. Бу бик уңай, файдалы, чөнки кайбер материаллар белән кабаттан танышып була.
Газетаның электрон варианты ашыгыч укыла, мәҗбүри эш, тоссыз пешкән аш кебек, истә калмый, минемчә. Мәкаләне кабаттан табып уку бик кулай түгел. Бу минем шәхси фикер.
Ә сез, дуслар, матбугат басмаларын даими алдырасызмы?
Балтачлылар ни өчен матбугат басмалары белән дус? Районда яшәп күп санлы матбугат басмаларын даими алдырып укып барган, үзе дә каләм остасы булган Рифат Сафин фикере белән уртаклашты.
Около минуты