Найти тему

Атеросклероз билгеләрен алдан белеп буламы?

Була, дип аңлатма биргән табиб.
Медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб-кардиолог Инна Жевагина атеросклерозны нинди симптомнар күрсәтә алачагын сөйләгән. Белгеч сүзләренчә, атеросклерозга кан тамырлары стеналарында холестерин булуы китерә, нәтиҗәдә нормаль кан агымына комачаулаучы бляшкалар барлыкка килә. Бу хәл ишемия авыруына, ә авыр очракларда миокард инфарктына, инсультка, аяк гангренасына һәм башка куркыныч патологияләргә китерергә мөмкин. Жевагина билгеләп үткәнчә, йөрәк тамырлары холестерин бляшкалары белән зарарланганда, пациент күкрәк тирәсендә басым яки һава җитмәүдән интегергә мөмкин.
Атеросклероз билгеләрен алдан белеп буламы? Була, дип аңлатма биргән табиб.
Около минуты