103 подписчика
Марганцовканың өй гөлләре һәм үсентеләр өчен файдалы икәнен белә идегезме?
Тик аны дөрес итеп ничек кулланырга?
Аны орлыкларны, бакчадагы эш коралларын, гөл чүлмәкләрен зарарсызландыру өчен кулланырга киңәш ителә.
Марганцовканы бор кислотасы һәм көл белән бергә кулланганда өйдә үстерелә торган җимеш агачларының, мәсәлән, лимонның җимеш бирүен тизләтә.
Аның ярдәмендә букеттагы чәчәкләрне гомерен озайтырга була.
Марганцовка эремәсе гөл һәм үсентеләрдәге вак чебен, күгәрек, фитофтора белән ончыл чыктан котылырга ярдәм итә.
Эремәне 1 л суга 0,5 г марганцовка салык ясарга киңәш ителә.
Около минуты
27 мая