107 подписчиков
Тушкыр авылы халкы китап укырга ярата
Алар китапханәчеләрдән уңды, ди “Балтач таңнары” гәзитенең актив хәбәрчесе Ралия Сагдиева.
Китап укырга ярату, минемчә, кечкенәдән, башлангыч класс укытучыларыннан башлана. 1963 елны без беренче класска укырга бардык, мәктәпкә барганчы укырга өйрәнгән идек. Ул вакытларда телевизор, юк, телефоннар юк, радио гына. Барлык балалар да, китапханәдә булдык. Тушкыр авылы китапханәчеләрдән уңды дисәк дөрес булыр. Инде 61 ел китап, язмалар укыйбыз. Безнең бәхеттән китапханә эшен сүндермәгән Венера Хаматнуровага зур рәхмәтлебез.
Около минуты
27 мая 2024