106 подписчиков
Ралиф Абраровка Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хаты!
Балтач районы эшкуары кече ватанын үстерүгә тоемлы өлеш кертә.
Ралиф Тәлгать улы Абраров Балтач районында уңышлы эшләгән әйдәүче эшкуарларның берсе. Төп эшеннән тыш, кече ватанын үстерүгә дә зур өлеш кертә ул. Авылдашлары, Имән авылы халкы мәнфәгатен кайгыртып яши. Аның тырышлыгын авылдашлары, район, республика җитәкчелеге дә лаеклы бәһалый. Шушы көннәрдә “Атайсал-Кече Ватан” проектын тормышка ашыруда актив катнашканы һәм аны тормышка ашыруга керткән шәхси өлеше өчен Ралиф Тәлгать улы Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Рәхмәт хаты белән билгеләнде.
Около минуты
3 июня 2024