106 подписчиков
Башкортстанда "коры закон" кертү нәрсә бирәчәк?
Башкортстанда Сабантуйлар вакытында «коры закон» кертеләчәк. Радий Хәбиров моңа карата аңлатма бирде.
Башкортстанда Сабантуй көннәрендә алкоголь сатуны чикләячәкләр. Бу хакта республика җитәкчесе Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә искә төшерде. Аның сүзләренчә, республиканың һәр районында спиртлы эчемлекләрне тыю гамәлдә булачак.
— Минемчә, бу дөрес карар. Кемгәдер ошый, ә кемгәдер ошамый. Без барысын да дөрес эшләячәкбез, —дип белдерде Башкортстан башлыгы.
Хәбиров шулай ук район башлыкларына «тулысынча коры законны» бозучылар белән эш итәчәкләрен кисәтеп мөрәҗәгать итте.
Около минуты
21 мая 2024