107 подписчиков
Уфаның үзәгендә... берьюлы өч автомобиль янган...
Алар барысы да чит илдә җитештерелгән автомобиль, ди...
Пархоменко һәм Петропавловская урамнары киселешендә автомобильләр күпләп янган. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза Башинформ.
Бирелгән мәгълүматлар буенча, беренче булып Renault Logan автомобиле янган. Аннары Toyota RAV4 һәм Chevrolet Cruze машиналары зыян күрә.
Янгынны ун минут эчендә сүндерергә мөмкин булган. Әлеге вакытта зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк дип хәбәр ителә. Бу вакыйганың сәбәбе ачыклана.
Около минуты
21 мая 2024