107 подписчиков
Тутагач авылында бу үләннәргә ни булган?
Бер хуҗабикәнең йорттагы аяк эзләре кара янган...
“Исәнмесез? Хәерле матур көннәр сезгә. Сезгә бер сәер күренешнең фотсын җибәрәм әле. Бу үзебезнең Балтач районында, Тутагач авылында, икетуган сеңелемнең йортында.
Йортта менә шулай йөргән әзләр янган. Кызык та, сәер дә булды. Ник алай булган ул? Сезнең белән бүлешәсе килде, бәлки берәр белүче булыр...” — дип яза Богдан авылында яшәүче төркемдәшебез, гәзит укучы Рәзинә ханым.
Фотодага күренешкә без дә гаҗәпләндек. Йортта баш калкыткан бәбкә үләне өстендәге галош эзләре ни сәбәпле кара янып калырга тиеш соң?
Около минуты
20 мая 2024