106 подписчиков
Башкортстанда янә бензин кыйммәтләнгән
Автомобиль ягулыгы бәяләре өченче атна рәттән арта.
Башкортстанда бензин кыйммәтләнгән. Автомобиль ягулыгы бәяләре өченче атна рәттән арта, дип китерә Росстат мәгълүматлары.
Статистиклар мәгълүматлары буенча, 7 майдан 13 майга кадәр бер атна эчендә ягулык бәясе илнең 39 төбәгендә арткан. Шул ук вакытта Россиянең биш субъектында бәяләр кимегән.
Башкортстанда бер атна эчендә бензинның уртача бәясе өч тиенгә арткан, АИ-92 бензины литрына 52,75 сумнан 52,78 сумга кадәр, АИ-95 бензины 54,15 сум, АИ — 98 һәм аннан югарырак 66,29 сумга җиткән. Дизель ягулыгы бәясенең литры 62,36 сум тәшкил итә.
Около минуты
17 мая 2024