106 подписчиков
Башкортстанда СВО ветераннарын ниләр борчый?
Алардан 40 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Кулсарина хәбәр иткәнчә, республикада махсус операция ветераннарыннан һәм аларның гаиләләреннән 40 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән.
"Мөрәҗәгатьләр бик күп килә — социаль координаторларга да, дәүләт фонды филиалына да. Аларның күбесе, әлбәттә, хәл ителгән. Бу нигездә социаль мәсьәләләр, медицина һәм психологик реабилитация, юридик ярдәм. Без ветераннарны һәм инвалидларны югары технологияле протезлар һәм техник реабилитация чаралары белән тәэмин итәбез. Шулай ук яшәү урыннарын һәм алар эшләгән биналарны адаптациялибез”, — дип сөйләгән Гөлнур Кулсарина республика ЦУРыннан БСТ-да «Сәлам» тапшыруына туры элемтә барышында.
Около минуты
17 мая 2024