Найти в Дзене

Дәүләт Думасы комитеты өч балалы аталарны мобилизацияләүдән кичектерүгә каршы чыккан

Дәүләт Думасының Оборона комитеты түбән палатага өч балалы аталарны мобилизацияләүдән кичектерү турындагы закон проектын кире кагарга тәкъдим иткән. Проект 2022 елның 28 сентябрендә парламентта теркәлгән.
Гамәлдәге закон нигезендә, мобилизациядән кичектерү хокукына дүрт һәм аннан да күбрәк бала аталары, шулай ук билгеле бер сәламәтлек төркеменә кергән гражданнар гына ия.
“Оборона комитеты билгеләп үткәнчә, мобилизация төрен сайлау (гомуми яки өлешчә) һәм гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруның конкрет вакыт һәм сан параметрларын билгеләү беренче чиратта хәрби-сәяси хәлгә бәйле”, — диелә оборона комитеты заключениесендә.
Дәүләт Думасы комитеты өч балалы аталарны мобилизацияләүдән кичектерүгә каршы чыккан Дәүләт Думасының Оборона комитеты түбән палатага өч балалы аталарны мобилизацияләүдән кичектерү турындагы закон...
Около минуты