Найти в Дзене

Башкортстанга күрше төбәктә ике катлы йортта газ баллоны шартлаган...

Зыян күрүчеләр дә бар, ди.
Татарстанның Лаеш районы Усад авылында ике катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлаган. “Татар-информ” хәбәр итүенчә, биредә оператив хезмәтләр эшли. Район хакимияте башлыгы Илдус Зарипов та килеп җиткән.
Агентлык мәгълүматларына караганда, бер кешегә зыян килгән. Хакимияттәгеләр әлеге йортта яшәүчеләрне вакытлыча күчерү урынын билгели.
Көнкүрештә газ баллоны кулланганда сак булыгыз! Хәвефсезлек кагыйдәләре турында онытмагыз!
Башкортстанга күрше төбәктә ике катлы йортта газ баллоны шартлаган... Зыян күрүчеләр дә бар, ди. Татарстанның Лаеш районы Усад авылында ике катлы торак йорт фатирында газ баллоны шартлаган.
Около минуты