106 подписчиков
🏆 Балтачлылар – республика Беренчелеге җиңүчеләре
Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексы тәрбияләнүчеләре Уфа шәһәрендә үткән каратэ 🥋 (киокусинкай) буенча “Батыр рухы” Башкортстанның ачык беренчелегендә катнаштылар.
Кумитэ буенча үз авырлык категорияләрендә Рияз Вәлиев, Артур Әхмәтшин, Рәнис Камилҗанов, Марат Борһанов – 1️⃣, Алина Сафина 2️⃣ урынны яуладылар.
Ката буенча төркемнәр арасында Алина Сафина, Артур Әхмәтшин һәм Рияз Вәлиевлар лаеклы 3️⃣ урынга чыкты. Ә шәхси зачетта Рәнис Камилҗанов – 1️⃣, Алина Сафина 2️⃣урынга лаек булды.
Чемпионнарыбызны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз!
Около минуты
12 мая 2024