106 подписчиков
Штәнде авыл биләмәсе авылларында чишмәләр караулы тотыла
Авыллар халкы ел саен чишмәләрне төзекләндерү өмәләре оештыра.
Шушы көннәрдә янә авыл биләмәсе территориясендә чишмәләрне төзекләндерү буенча өмәләр үткәрделәр. Шимбә көннәрендә коймалар, беседкаларны буядылар, тузган, сафтан чыккан такталар алыштырылды, территория чүп-чардан чистартылды.
—Шимбә көне өмәсендә катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез, — ди чараны оештыручылар авыл биләмәсенең Телеграм-каналында.
Сулыкларны чиста, караулы тоту ил күләмендә тормышка ашырылган “Экология” милли проектының да бер юнәлеше ул.
Около минуты
22 мая 2024