106 подписчиков
СВОда хәбәрсез югалган хәрбиләрнең рәсми никахсыз хатыннарын «законлы» дип таныячаклар
Россия хөкүмәте махсус хәрби операция барышында һәлак булган яки хәбәрсез югалган хәрбиләрнең рәсми никахсыз гына торган хатыннарын «законлы ир белән хатын» дип танырга рөхсәт бирә торган закон проектын хуплаган. Бу нәрсә дигән сүз? Хәзер алар да тол калган хатыннар өчен каралган барлык ташламалардан файдалана алачак. Әгәр законны кабул итәләр икән, тол калган хатыннарга пособиеләр һәм бер тапкыр түләнә торган акча тиеш булачак.
– Закон проекты махсус хәрби операциягә китеп өйләнергә өлгермәгән, яки, киресенчә, башта хәрби бурычны үтәп, аннары рәсми рәвештә никахын теркәргә карар кылган хәрби хезмәткәрләр гаиләләренең мәнфәгатьләрен якларга тиеш. Әгәр ир-ат үлә икән, хатын-кыз һәм аларның уртак балалары дәүләт ярдәменнән мәхрүм калыр иде, ә бу дөрес түгел», – ди бу җәһәттән «Аталар берлеге» президиумы әгъзасы Павел Склянчук.
Около минуты
22 мая 2024