Найти в Дзене

Россия Хөкүмәте отставкага китте

РФ Конституциясе нигезендә Президент инаугурациясеннән соң Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт отставкага китте.
Министрлар Кабинеты башлыгы шул хактагы карарны имзалады. Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт 2020 елның гыйнварыннан башлап эшләде. Россия Президенты Владимир Путин кичә министрлар белән очрашып, аларга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Михаил Мишустин әйтүенчә, Хөкүмәт ил башлыгы һәм халыкның ышаныч акларга тырышып эшләде. Әлегә министрлар «вакытлыча вазифа башкаручылар» статусында эшләп торалар.
Россия Хөкүмәте отставкага китте РФ Конституциясе нигезендә Президент инаугурациясеннән соң Михаил Мишустин җитәкчелегендәге Хөкүмәт отставкага китте.
Около минуты