106 подписчиков
Сергей Шойгу: “Украина Кораллы көчләре һәр көн саен берәр мең солдатын югалта”
Апрель аенда Украина Кораллы көчләренең бер тәүлек эчендәге югалтулары 1 мең хезмәткәргә җиткән.
Россия оборона министры Сергей Шойгу Россия Кораллы көчләре җитәкчелеге белән селектор киңәшмәсендә шундый мәгълүматлар китереп үткән, дип хәбәр итә “Российская газета”, дип яза ВТ. Аның әйтүенчә, АКШ һәм башка союзникларының Украинадан оборонасының җимерелүенә юл куймауны, Россия Кораллы көчләре һөҗүменә каршы торуны таләп итүенә бәйле бу. Сергей Шойгу сүзләренә караганда, ел башыннан башлап Украина армиясе барлыгы 111 мең кешесен югалткан.
Алдагы көнне Оборона министрлыгы Украина Кораллы көчләренең соңгы тәүлектә 930га якын хәрбиен югалтуы турында белдергән иде.
Около минуты
3 мая 2024