465 подписчиков
КАРГА БОТКАСЫ
Язга чыккач түземсезлек белән,
Көтә идек Карга боткасын.
Ул көтүләр чиргә сабыштырды,
Хисләндерде авыл баласын!
Рәхәтләндек төрле уен уйнап,
Чирәм өсләрендә тәгәрәп!
Учак ягып, чәйләр куеп эчтек,
Арып талгач, тәмам әлсерәп.
Төне буе учак тирәсендә,
Йолдыз атылганны санадык.
Эчебездән генә теләк теләп,
Үзебезгә бәхет юрадык.
... Яшьлек үзе бәхет булган бит ул,
Хәзер генә шуны аңладым.
... Карга боткасына чыгып керәм әле,
Яшьлегемне, бәлки табармын!
РӘЗИФ ДӘҮЛӘТ БИКБАУЛЫ.
01.05.2024.
Около минуты
1 мая 2024