631 подписчик
9 Май көнен бар халык дулкынланып көтеп ала. Җиңү яулап кайткан солдатлар өчен шатлык хисләре кичерәбез, кайтмый калганнар өчен йөрәк әрни. Иске Чәчкаб авылыннан Бөек Ватан сугышына типсә-тимер өзәрдәй ирләр, япь- яшь егетләр, барлыгы 165 кеше китә. Шуларның 108-е яу кырында ятып кала. Ул елларда тылдагы тормыш карт- коры, хатын- кыз, бала- чага кулына кала. Авылдагы тормыш икенче фронтка әйләнә. Хәзерге вакытта Иске Чәчкаб авылында 2 тыл ветераны, 34 сугыш чоры баласы яши.
Митингта башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинова, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы белән котлап, сугыш чоры балалары Әминә Файзрахманова, Фәүзия Сафина, Фаил Шаһиәхмәтовка медаль тапшырды. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов, Иске Чәчкаб мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин, авылның ветераннар советы рәисе Гөлнара Хәйретдинова да Җиңү көне белән тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Тантаналы митинг мәктәп укучылары, яшь армиячеләр тарафыннан әзерләнгән чыгышлар белән үрелеп барды. Чыгыш ясаучыларның барысы да, Украинада, Палестинада барган сугышлар туктап, тынычлык урнашып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туган якларына җиңү яулап кайтуларын теләде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән табын артында солдат боткасын ашап, чәй эчеп тәмамланды.
Гөлнара Хәйретдинова, Иске Чәчкаб авылының ветераннар советы рәисе
1 минута
11 мая 2024