635 подписчиков
9 Май - Җиңү бәйрәмен Мөрәле авылында да зурлап үткәрделәр. Иртәнге якта бар халык авыл уртасындагы мәйданга җыелды. Тантаналы митингны авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Байрак ордены кавалеры Фатыйх Шәфигуллин исемен йөртүче яшь армиячеләр отряды ачып җибәрде. Дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, сугыш чоры баласы, имам Галимулла абый Гыйбадуллинга сүз бирелде. Кайбыч районы прокуроры Алмаз Сөләйманов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән авыл халкын котлап, Мөрәле җирлегендә яшәүче дүрт тыл хезмәтчәненә, 26 сугыш чоры баласына, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти- әниләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Мәктәп директоры Рушания Мозаффарова, ветераннар советы рәисе Лилия Минһаҗева да өлкәннәрне, авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләде. Укучылар сөйләгән шигырь юллары, башкарган җыр- биюләре, аналарның улларын сугышка озату, "Вәхшәт" шигырен сәхнәләштереп күрсәткән чыгышлары барысы да тирән мәгънәгә ия иде.
Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 79 ел- тулы бер кеше гомере үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Сугыш каһарманнары- бабаларыбызның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең рухи ныклыгы, туган җиргә чиксез мәхәббәте һәм бүгенге матур тормышыбыз өчен, без, сугыштан соң туган буын, чиксез хөрмәт белән алар алдында баш иябез. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш китергән фаҗигаләрне онытырга хакы юк. Мондый вәхшилек башка кабатланырга тиеш түгел!
Тантаналы мизгелләр күп булды бу көнне. 92 яшен тутырган тыл хезмәтчәне Низам абый Фәттахов, сугыш чоры балалары Асия апа Гыйбадуллина, Гөлҗиһан апа Садыйковаларга медальләр тапшырылды. Һәвәскәр шагыйрә Асия апа бәйрәмне үзенең изге теләкләре, олы рәхмәт сүзләре белән, илгә- көнгә тынычлык теләп тәмамлады.
Соңыннан тантаналы митингка килгән яше- карты, барысы да кайнар чәй һәм тәмле солдат боткасы белән сыйланды. 79нчы Җиңү көне шулай матур булып тарихка кереп калды.
Киләчәк тормышларыбыз ышанычлы, имин, көннәребез якты, шатлыклы, күкләребез гел аяз, кояшлы булсын!
Лилия Минһаҗева, Мөрәле авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе
1 минута
11 мая 2024