103 подписчика
Янгынга каршы махсус режим кертелә!
Урман хуҗалыгы эшләрен башкарганда агач кисү калдыкларын яндыру катгый тыела.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең быелгы 24 апрельдәге 419-р санлы боерыгына ярашлы рәвештә, бүгеннән махсус боерыкка кадәр Башкортстан Республикасы урман фонды территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.
Башкортстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, әлеге документ белән «Башкортстан Республикасы урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү үзәге» һәм Башкортстан урман хуҗалыклары «югары әзерлек» режимына күчерелә.
Около минуты
27 апреля