Газета "Балтач таннары" I Башкортостан107 подписчиковПодписаться"Гаилә маевка"сы чарасы үтте«Зур гаилә – 2024» спорт гаилә стартларының муниципаль этабын үткәрү кысаларында «Гаилә маевка очрашу һәм актив уеннар форматында үтте. 2024 елның 27нче апрельдә, "Яшьлек" физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында «Зур гаилә-2024» спорт гаилә стартларының муниципаль этабын үткәрү кысаларында Башкортстан Республикасы Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгына караган оешмаларда—Балтач районында "Гаилә" хезмәте Балтач районында реабилитация филиалы белән берлектә уртак чарасы "Гаилә маевка"сы очрашу һәм актив уеннар форматында узды.Балтач районында "Гаилә" хезмәтен Светлана һәм Илнур Сираевлар гаиләсе тәкъдим итте.Балтач районындагы реабилитация филиалын Земфира һәм Рәмис Садртдиновлар гаиләсе тәкъдим итте.Спорт мәйданчыгында көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрә иде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.Гаилә әгъзалары бергәләп ярыштылар, аралаштылар, уртак максатларын тормышка ашырдылар. Чаралар гаиләдә традицион гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүгә йогынты ясый.Около минуты27 апреля 2024