Найти тему

Башкортстанда бер атна эчендә кишер, чөгендер һәм кәбестә бәяләре күтәрелгән

Башкортстанда кишер, чөгендер һәм кәбестә кыйммәтләнгән.
Башкортстанда бер атна эчендә кишер, чөгендер һәм кәбестә кыйммәтләнгән. Бу Башстат тарафыннан бастырылган мәгълүматлардан күренә.
Белгечләр биргән статистика буенча, 15-22 апрельдә бер килограмм кишер 5,85% ка кыйммәтләнгән. Бу атнада аның уртача бәясе 44,92 сум тәшкил иткән. Шулай ук республика халкына аш чөгендере өчен 4,7% ка (уртача бәя 47,87 сум) һәм ак күчәнле кәбестә өчен 3% ка (37,16 сум) күбрәк түләргә туры киләчәк.
Әмма бу атнада 7,82 процентка суган (уртача бәясе 27,99 сум), 4,92 процентка кыяр (143,24 сум), 1,67 процентка көнбагыш мае (111,26 сум) арзанайган.
Башкортстанда бер атна эчендә кишер, чөгендер һәм кәбестә бәяләре күтәрелгән Башкортстанда кишер, чөгендер һәм кәбестә кыйммәтләнгән.
Около минуты