Найти тему

Путин Кытайга барачак

Ил башлыгы үзе бу хакта хәбәр итте.
Россия Президенты Владимир Путин Кытайга агымдагы елның май аена визит планлаштыруын хәбәр итте.
“Визит май аенда планлаштырыла”, — диде дәүләт башлыгы Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге (РСПП) съездында.
Путинның Кытайга визиты әзерләнүе турында 9 апрельдә Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте. Ул вакытта ул ике дәүләтнең дуслык мөнәсәбәтләренең югары дәрәҗәсен ассызыклады.
Путин Кытайга барачак Ил башлыгы үзе бу хакта хәбәр итте. Россия Президенты Владимир Путин Кытайга агымдагы елның май аена визит планлаштыруын хәбәр итте.
Около минуты