106 подписчиков
Башкортстанда янгынга каршы махсус режим кертелә
Бу чорда күп төрле тыюлар һәм чикләүләр гамәлдә булачак.
Башкортстанда табигый янгыннар, шулай ук торак пунктларда янгыннар чыгу куркынычын киметү өчен, үткән елларны анализлауны һәм май бәйрәмнәрен исәпкә алып, Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчелеге 27 апрельдән махсус боерыкка кадәр республиканың бөтен территориясендә махсус янгынга каршы режим кертергә тәкъдим итте. Һәм ул хупланып, республика Хөкүмәте боерык чыгарды.
Боерыкка ярашлы, янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда янгын хәвефсезлеге таләпләре куела, гражданнарның урманга баруын чикләү, урман һәм башка ландшафт (табигый) янгыннарга юл куймауга юнәлтелгән өстәмә чаралар күрү күздә тотыла.
Около минуты
26 апреля 2024