Газета "Балтач таннары" I Башкортостан106 подписчиковПодписатьсяҮзәк район дәваханәсендә семинар уздыУчасток табиб-терапевтлары һәм ФАП фельдшерларының район халкы сәламәтлеге турында фикер алышты.Терапевтик участоклар буенча үлем очракларына анализ ясалды.Кереш сүз белән баш табиб Гыйльметдинов Салават чыгыш ясады.ВК кабинеты мөдире Рәмилә Сираҗетдинова 2024 елның 1 кварталында терапевтик участоклар буенча үлем очракларына анализ ясады.Баш табиб урынбасары, табиб-онколог Р.Р. Хәбипова яман шеш очраклары буенча чыгыш ясады. АПС мөдире А. Абрарова диспансер күзәтүе һәм халыкны диспансерлаштыру, шулай ук РМИАСта документларын рәсмиләштерү темасын тәкъдим итә. Табиб-эпидемиолог А. Фәрхетдинова талпан тешләгәндә эш итү алгоритмы белән таныштырды.Около минуты25 апреля 2024