107 подписчиков
Мобилизацияләнгән аталарга хәрби хезмәттән вакытыннан алда китү хокукы бирелерме?
Мондый хокук биргән закон проекты тикшерүгә кертелгән икән.
“ТАСС” агентлыгы китергән мәгълүматлар буенча, Дәүләт Думасының Гаиләне, ата-аналарны һәм балаларны яклау комитеты башлыгы Нина Останина (КПРФ) һәм сенатор Айрат Гыйбатдинов мобилизацияләнгәннән соң бер ел эчендә гаиләсенә күпбалалы статусы бирелгән кешеләргә хәрби хезмәттән вакытыннан алда китү хокукы биргән закон проектын карап тикшерүгә керткән.
Төзәтмәләрне “Хәрби бурычлар һәм хәрби хезмәт турында” законга кертү күздә тотыла. Документның хәрби хезмәттән китүгә нигезләр турында бүлегенә мобилизацияләнүченең вакытыннан алда хәрби хезмәттән китүгә хокукы турында яңа норма кертмәкчеләр. Закон проекты авторлары әйтүенчә, хәрби хезмәттән китүнең мондый сәбәбе өлешчә мобилизация игълан ителгәнче ике яки күбрәк баланың әтисе (законлы вәкиле) булып торган кешеләргә генә кагылачак.
Около минуты
25 апреля 2024