106 подписчиков
Бер тәүлек эчендә Башкортстан халкы мошенникларга ун миллионга якын акча биргән
Полиция бүлекләренә алдау турында 31 хәбәр килгән.
Зыян күрүчеләрнең берсе Нефтекама студенты булган. 20 яшьлек кызга «вакансияләр менеджеры» шалтырата, ул инвестиция проектына акча кертергә тәкъдим итә. "Хезмәттәшлек" нәтиҗәсендә студент кыз 1,2 млн сум югалта, ул аны кредит итеп ала.
Шул ук вакытта Иглин районында яшәүче 70 яшьлек кеше дә шундый ук ысул белән зыян күрә. Олы яшьтәге ир-ат 800 мең сумга якын акча югалта.
Бу һәм башка фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган.
Около минуты
23 апреля 2024