106 подписчиков
Сергей Салмин: “Хәлләр бик мөшкел...”
Оренбургта кешеләрне эвакуациялиләр...
Оренбургта сирена яңгырый, ташуга бәйле рәвештә күпләп эвакуацияләү уздырыла. Шәһәр мэры Сергей Салмин шулай дип белдергән. Бу хакта үзенең сайтында “Татар-информ” язды.
“Оренбургта ташуга бәйле хәл – чиктән тыш авыр. Соңгы 10 сәгатьтә Урал елгасында су биеклеге 40 сантиметрга күтәрелеп, хәзер 1143 см тәшкил итә. Бу – бик хәтәр күрсәткеч”, – дип билгеләп үткән ул. Мэр шәһәрдә яшәүчеләрне, документларын, дарулар, беренче чиратта кирәкле әйберләрне алып, кичекмәстән өйләреннән чыгып китәргә чакырган. “Хәлләр бик мөшкел, вакытны кулдан ычкындырмагыз!” – дип басым ясап әйткән Салмин.
Около минуты
12 апреля 2024