Найти в Дзене

Проволочниктан котылып буламы?

Бакчачылар, сезнең өчен!
“ИРЕК МӘЙДАНЫ” гәзите үзенең сайтында танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВның җавабын урнаштырган. Мензә нәрсәләр аңлаткан ул:
— Каты корт (проволочник) аксыл саргылт төстә һәм тимерчыбык кебек каты, исеме дә шуннан алынган. Бу корткычтан котылу өчен, беренче чиратта, үсемлекне тиешенчә тәрбияләргә: даими төбен йомшартырга, чүп үләннәрен утарга, аеруча саруттан котылырга кирәк.
Каты корт әче һәм аз гына әчерәк туфракны ярата. Туфракның әчелегенә карап, 1 квадрат метрга 200-500 грамм исәбеннән известь кертергә кирәк. Аны көзен яки язын җирне казыр алдыннан тигез итеп туфракка сибәләр. Известьнең файдасы озакка җитә, бу эшне тагын 7-9 елдан кабатларга мөмкин.
Проволочниктан котылып буламы? Бакчачылар, сезнең өчен! “ИРЕК МӘЙДАНЫ” гәзите үзенең сайтында танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВның җавабын урнаштырган.
Около минуты