106 подписчиков
Яңа Балтач авылы иман йортында Ураза бәйрәме уңаеннан күркәм чара үтте
Аны авылыбыз мулласы Мәүлетҗан абый Ахтариев белән хәләл җефете Заһидә апа оештырды.
Районыбызның башка мәчетләрендә кебек Яңа Балтач авылы иман йортында да Ураза бәйрәме уңаеннан күркәм чара үтте. Иртә белән мәчеткә гает намазын укырга, ил-көннәребез тынычлыгына, сугышлар бетүен теләп хәер-сәдакалар салырга дип җыелдылар. Бәйрәм чарасын авылыбыз мулласы Мәүлетҗан абый Ахтариев белән хәләл җефете Заһидә апа оештырды. Бәйрәм мәҗлесе һәркем алып килгән күчтәнәчләрдән матур табын корылып, тәмлекәчләр белән чәй эчү белән тәмамланды. Динебез киләчәктә дә илебездә татулыкны ныгытуга, районыбызның һәм республикабызның үсешенә булышлык итсен. Илебездә тынычлык булсын, һәркем тормышта бәхетле яшәсен.
Около минуты
11 апреля 2024