106 подписчиков
Балтачта Ураза гаете зурлап билгеләнде
Ураза гаете көнне Иске Балтачтагы “Үзәк мәчет”тә пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең тормыш юлына багышланган район конкурсы үтте.
Конкурста 20 дән артык бала катнашты. Сорауларны Гүзәл абыстай Камалтдинова бирде, җавапларны жюри әгъзалары - Үзәк мәчете имамы Филүс хәзрәт һәм Зәбир Карам улы Сәрвәртдинов тикшереп нәтиҗәләр чыгардылар.
7-9 яшьлекләр арасында:
1 урын Мәрьям Сәхипова
2 урын Тимур Риянов
3 урын Әмирә Хәмәтнурова.
10-16 яшьлекләр арасында:
1 урын Динә Хәмәтнурова
2 урын Иллария Хафизова
3 урын- Газизә Заһирова, Данияр Галихановларда.
Около минуты
11 апреля 2024