Найти в Дзене

Бәрхет чәчәген дәвалану максатларында файдаланып була

Бу хакта белә идегезме?
Бәрхет чәчәге тәрбиягә талымсыз, озак чәчәк атуы өстенә сихәтле дару үләне дә. Караңгырак төстәге чәчәклесе файдалырак санала.
Чәчәкләрен җыеп, астагы орлык кәрзиненнән орлыгы белән бергә тартып чыгарып, банкага тыгызлап тутырырга. Күмелгәнче арчылмаган үсемлек мае агызырга һәм караңгы урынга куярга. Җиде көннән сыгып, маен суыткычка куярга. Кич йокларга ятар алдыннан 1 балкашыгы кабарга.
Катнашма ашказаны асты бизенә файдалы, панкреатитны дәвалый, күз күремен яхшырта, катаракта, глаукоманы кисәтергә булыша. Чәчәк таҗларын балга бутап, чәй эчкәндә кабарга була. Киптерелгән чәчәкләрне чәйгә салырга мөмкин.
Бәрхет чәчәген дәвалану максатларында файдаланып була Бу хакта белә идегезме? Бәрхет чәчәге тәрбиягә талымсыз, озак чәчәк атуы өстенә сихәтле дару үләне дә.
Около минуты