Найти тему

Валентина Матвиенко — Хезмәт Герое


Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйган.

Россия Президенты Владимир Путин Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкога Хезмәт Герое исемен бирде. Тиешле указ рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында басылып чыкты.
“Дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәтләре өчен Россия Федерациясе Хезмәт Герое исеме Матвиенко Валентина Ивановнага бирелә", — диелә документта.
РФ Федерация Советы Рәисе Матвиенко 7 апрельдә юбилеен билгеләп үтте. Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков котлау чыгышында дипломатның Россия үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешенә басым ясады. Ул дәүләт эшлеклесе буларак Санкт-Петербургның 300 еллыгын бәйрәм итү буенча оештыру комитетын җитәкләвен искә төшерде. Президентның матбугат секретаре сүзләренчә, Матвиенконың эшенә сокланып кына була: ул катлаулы әзерлек системасын төзи, куркынычсызлыкны тәэмин итү, урамнарны бизәү, йортларны реставрацияләү мәсьәләләрен күзәтә. Песков үзе Матвиенкодан күп нәрсәгә өйрәнгәнен билгеләп үтте.
Валентина Матвиенко — Хезмәт Герое  Владимир Путин шул хактагы Указга кул куйган.  Россия Президенты Владимир Путин Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенкога Хезмәт Герое исемен бирде.
Около минуты