106 подписчиков
Нөркә авылында ярты елга якын элек югалган Фәрдәт Мусин табылган…
Үле гәүдәсенә туганының улы авыл янындагы сулыкта тап булган...
Фәрдәт Мусинның авылдашлары, туганнары белән 16нчы ноябрьдән элемтәсе өзелгән иде. Нөркәлеләр, Фәрдәт Мусинның туганнары соңгы көнгә кадәр эзләү эшләрен дәвам итте.
Нөркә авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Нигаматуллин белдерүенчә, көзге айда балыкчы Фәрдәт Мусин кармакларын калдырган Лагыр буасын водолазлар килеп тикшереп чыкканнар, таба алмаганнар иде. Авыл халкы кар эри башлагач та, эзләүләрне дәвам итте. Һәм бүген, 7 апрель көнне, Фәрдәт Мусинның туганының улы авыл янындагы Кече елга тирәсен карарга юллангач, абыйсының гәүдәсенә тап булган.
—Тикшерү үткәрделәр, криминал юк. Иртәгә авылдашыбызны хөрмәт белән җирләү булачак, — дип язды Ильяс Нигаматуллин мессенджерлардагы авылдашлар чатында.
Около минуты
7 апреля 2024